Түбән Камада «Мәктәп чисталык мәктәбе» экологик турниры кысаларында «Чиста уеннар»да катнашучылар 4742 килограмм чүп җыйдылар

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Түбән Камада «Мәктәп чисталык кубогы» экологик турниры кысаларында «Чиста уеннар» өмәсе узды. Уеннарда Татарстанның ун районыннан 700дән артык укучы катнашты, алар – Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Менделеевск, Чаллы, Түбән Кама һәм Тукай районнары укучылары. Чарада Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Вадим Митрофанов та катнашты. Ул балаларга уңышлар теләде һәм Экология министрлыгының өмә өчен кирәкле инвентарын – перчаткалар, пакетлар, чүп-чар капчыкларын тапшырды. 175 команда бер сәгать эчендә 4742 килограмм чүп-чар җыйган, бу – 110 пластик капчык, 164 пыяла һәм 271 катнаш чүп-чар.

Уен нәтиҗәләре буенча Менделеевск районының «Атом» командасы җиңүче булды.

«Чиста уеннар» форматындагы экологик ярышлар «Мәктәп чисталык кубогы» турнирының беренче этабы булды. Командаларга тагын ике этап үтәргә кирәк булачак:

- онлайн-марафон;

- экологик квиз.

Экологик квиздан соң нәтиҗәләр ясалачак һәм турнирның иң яхшы командалары бүләкләнәчәк.

Проект Россиянең «Движение Первых» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International