ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Бөтендөнья хайваннар көне билгеләп үтелә. Без бу вакыйгадан читтә кала алмадык, чөнки безнең инспекторлар ел саен мәктәп укучылары белән йортсыз хайваннар өчен приютларга йөри, балалар белән кече дусларыбыз турында сөйләшә һәм йорт хайваннары турында кайгыртуның мөһимлеге турында сөйлиләр. 

Биектау һәм Зеленодольск районнарында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Аллахвердеев район башкарма комитетлары вәкилләре һәм табигатьтән файдаланучылар катнашында күчмә киңәшмәләр үткәрде. 

Кама яны территориаль идарәсе белгечләре Өлкәннәр декадасы кысаларында бүген Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең элеккеге хезмәткәрләре һәм атказанган экологлары янына килделәр. 

Теләче районын тикшерү барышында Төньяк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан Теләче авылында туфракка сыек калдыклар ташлау факты ачыкланды. 


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре традицион рәвештә ведомство ветераннарына килеп, күпьеллык хезмәте, тәҗрибәсе һәм профессиональлеге өчен Министрлык хезмәткәрләреннән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Күп кенә ветераннарыбыз яшь экологлар өчен чын үрнәк булды, өйрәттеләр һәм остазлар сыйфатында белемнәрен тапшырдылар.

Нурлат районының Би күле авыл җирлегендә «Татнефтеотдача» АҖ авария нәтиҗәсендә нефть аккан урынны локальләштерү һәм бетерү буенча чараларга әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. 

Татарстан Республикасы югары уку йортларының барлык студентларын экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга чакырабыз. 

Казанның Совет районы, Аркылы Нокса урамында Нокса елгасына күбекле агынты сулар агызу факты буенча килгән мәгълүмат буенча,  ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар.

ТРның 15 районында биологик калдыкларны утильләштерү объектларында бозулар булуы ачыкланган.


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр декадасы уза. Традиция буенча Экология министрлыгы бу көннәрдә экология тармагы ветераннарына килә. Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре күп еллар табигатьне саклау тармагы иминлегенә хезмәт куйган элеккеге хезмәткәрләрне котлады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International