ТР Экология министрлыгы инспекторлары Теләче районында туфракка сыек калдыклар ташлау фактын ачыкладылар

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Теләче районын тикшерү барышында Төньяк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан Теләче авылында туфракка сыек калдыклар ташлау факты ачыкланды. Ачыкланганча, табигатьне саклау законнарын бозу казылма чокырлар тулганлыктан килеп чыккан. Экологлар туфрак үрнәкләрен алдылар. Анализ нәтиҗәләре билгеле булгач, гамәлдәге закон кысаларында чаралар күреләчәк.

Шулай ук инспекторлар, чокырларны чистарту буенча хезмәт күрсәтүче оешма турында мәгълүмат бирү өчен,  Теләче районы Башкарма комитетына гариза да юллады. Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе адресына хокук бозуны бетерү өчен кисәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International