Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары авария аркасында нефть аккан урынны локальләштерү чараларына әзерлекне раслау буенча комплекслы өйрәнүләрдә катнаштылар

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Нурлат районының Би күле авыл җирлегендә «Татнефтеотдача» АҖ авария нәтиҗәсендә нефть аккан урынны локальләштерү һәм бетерү буенча чараларга әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Чара Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Росприроднадзор, Ростехнадзор, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Нурлат районы Башкарма комитеты вәкилләре керде.

Нефть аккан урынны тәртипкә китерү «РегионСпас» ҖЧҖ профессиональ авария-коткару формированиесе көче һәм чаралары белән башкарылды. Өйрәнүләр уңышлы узды, комиссия аларны «канәгатьләндерерлек» дип бәяләде.

Шулай ук «Татэнерго»АҖ филиалы территориясендә  Казан ҖЭҮ-1 аккан нефть продуктларын максималь дәрәҗәдә бетерүгә әзерлеген раслау буенча да өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International