Экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына гариза бирергә өлгерегез

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы югары уку йортларының барлык студентларын экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурс өч номинация буенча үткәрелә:

- Табигый ресурсларны рациональ куллану (тискәре йогынтыны булдырмауга, табигый комплексларны һәм компонентларны торгызуга, сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын чистартуга юнәлдерелгән проектлар һ.б.);

- Табигатьне саклау технологияләрен эшләү (фәнни-тикшеренү проектлары);

- Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру.

Җиңүчеләр 50, 30, 20 мең сумлык призлар белән бүләкләнәчәк.

Гаризалар кабул итү 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Материаллар электрон почтага кабул ителә: Eco.pros@tatar.ru.

Сылтама буенча конкурс үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат: https://eco.tatarstan.ru/2023-7081829.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International