ТРның 15 районында биологик калдыкларны утильләштерү объектларында бозулар булуы ачыкланган

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

ТРның 15 районында биологик калдыкларны утильләштерү объектларында бозулар булуы ачыкланган

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендәге закон таләпләре үтәлеше тикшерелде. Татарстанның 15 районында биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры килми.  Районнардагы терлекләр каберлекләрендә өлешчә коймалар зыян күргән, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән объектлар территориясенә кешеләр һәм хайваннар керү мөмкинлеге дә бар. Җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр кертелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры китерелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International