Сулыкта күбек булуына бәйле шикаятьләр буенча экологлар Нокса елгасындагы су үрнәкләрен алдылар

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Казанның Совет районы, Аркылы Нокса урамында Нокса елгасына күбекле агынты сулар агызу факты буенча килгән мәгълүмат буенча,  ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар.

Күчмә тикшерү барышында зур булмаган күләмдә күбек булуы ачыкланган һәм «УНИСТРОЙДОМ-2» ТК махсус төзүче ҖЧҖ карамагындагы торбадан агынты сулар агызылу факты билгеләнгән. Оешма торак комплекс территориясендә барлыкка килгән агынты суларны чистарту өчен билгеләнгән локаль чистарту корылмаларын файдалана. Экологлар агынты суны агызу урыныннан, шулай ук агызу урыныннан югарырак һәм түбәнрәк урыннарда табигый судан үрнәкләр алганнар. Анализ нәтиҗәләре билгеле булгач, гамәлдәге закон кысаларында чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International