Биектау һәм Зеленодольск районнарында экологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Биектау һәм Зеленодольск районнарында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Аллахвердеев район башкарма комитетлары вәкилләре һәм табигатьтән файдаланучылар катнашында күчмә киңәшмәләр үткәрде. Киңәшмәдә экологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, атап әйткәндә:

- әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объектларын исәпкә кую;

- чыгару чыганакларына инвентаризация үткәрү;

- уңайсыз метеорологик шартларда чаралар планнарын килештерү,

- гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруга лицензияләр рәсмиләштерү һәм лицензия шартларын үтәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International