Зирәклек һәм тәҗрибә өчен рәхмәт! Өлкәннәр декадасы кысаларында экологлар тармак ветераннарын котлауларын дәвам итәләр

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре традицион рәвештә ведомство ветераннарына килеп, күпьеллык хезмәте, тәҗрибәсе һәм профессиональлеге өчен Министрлык хезмәткәрләреннән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Күп кенә ветераннарыбыз яшь экологлар өчен чын үрнәк булды, өйрәттеләр һәм остазлар сыйфатында белемнәрен тапшырдылар.

Республиканың Экология министрлыгы барлык өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлый һәм сәламәтлек, тынычлык һәм күңел җылысы тели! Бәһасез тәҗрибәгез, игелекле эшкә чын күңелдән хезмәт иткәнегез һәм шундый катлаулы, әмма мөһим һөнәрне яратканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән сезне, кадерле ветераннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International