Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «Алтын» активын котлады

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Кама яны территориаль идарәсе белгечләре Өлкәннәр декадасы кысаларында бүген Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең элеккеге хезмәткәрләре һәм атказанган экологлары янына килделәр. Аларның күбесе ведомствода чирек гасыр диярлек эшләгән. Алар үз белемнәрен яңа хезмәткәрләргә әле дә тапшыралар, үз балаларын һәм оныкларын  тирә-юньне яратырга һәм кайгыртырга өйрәтәләр.

Инспекторлар һәр ветеранга шәхсән рәхмәт белдерде һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «Алтын» активын бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, җылылык һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International