Яхшылык һәм хөрмәт атнасы. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Экология министрлыгы ветераннарын тәбрик итүебезне дәвам итәбез

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр декадасы уза. Традиция буенча Экология министрлыгы бу көннәрдә экология тармагы ветераннарына килә. Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре күп еллар табигатьне саклау тармагы иминлегенә хезмәт куйган элеккеге хезмәткәрләрне котлады. Ә бераз иртәрәк, Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, Экология министрлыгы безнең "алтын яшь"тәге хезмәткәрләр өчен Идел-Кама биосфера тыюлыгына экскурсия оештырган иде. Экология министры Александр Шадриков исеменнән ветераннарны министр урынбасары Ольга Манидичева котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International