Фильм бу кызыл китап кошларының үзенчәлекләре, аларның ни өчен үзләренең гадәти яшәү урыннарыннан юкка чыгуы һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының лачын-балабаннарны реинтродукцияләү буенча яңа проекты турында сөйләячәк. Искәртәбез, лачын-балабанның безнең республикада соңгы тапкыр оя коруы 1974 елда Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралы участогы территориясендә теркәлгән булган. Җәй буе кошларны орнитологлар күзәттеләр, ә волонтерлар кошчыкларның яхшылап туклануын кайгыртып тордылар. Июльдә ТР Экология министрлыгы проекты «Бәллүр компас» халыкара премиясендә катнашты.
Сентябрьдә ТР экология министры Александр Шадриков Көнчыгыш икътисадый форум кысаларында Владивосток шәһәрендә лачын-балабан реинтродукциясе буенча сынау проектын тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, проект «Сибур» ГАҖнең «Яхшы эшләр формулалары» грант конкурсында җиңүче булды.