ТР Экология министрлыгының Казандагы АСКЗА ел башыннан 946 меңнән артык үлчәү башкарган

2023 елның 27 октябре, җомга

20-27 октябрьдә Павлюхин урамында 75 нче йортта урнашкан АСКЗА-2 станциясендә азот оксиды буенча 1,46 ПДК максималь тапкырлыгы белән 1 арту очрагы теркәлгән. Артыклыкның сәбәбе – пик вакытында автотранспорттан чыккан газлар белән бәйле.

Министрлыкның башка станцияләрендә пычратучы матдәләрнең ПДК артуы теркәлмәгән.

Шулай ук Министрлык тарафыннан күчмә экологик лабораториянең Казанның төньяк зонасына төнлә чыгулар да оештырылды. Бу анализлар һәм рейдлар нәтиҗәләре буенча торак зонада артыклык теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International