Татарстанның Тукай районы Бәтке мәктәбе укучылары «БумБатл» акциясе кысаларында 1000 килограмм макулатура җыйганнар

2023 елның 27 октябре, җомга

Татарстанда макулатура җыю буенча #БумБатл россиякүләм акциясе дәвам итә. Беренчел нәтиҗәләр буенча безнең республика бу конкурста алда бара, әмма барысы да үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә Татарстанга ярдәм итү бик мөһим. 15 ноябрьгә кадәр һәркем катнашучы була һәм гомуми эшкә үз өлешен кертә ала. Тукай районында лидерлык өчен көрәшкә районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләре дә кушылган. Беренче лидерлар да бар. Бәтке мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Данил Хәмидуллин берничә ел инде макулатура җыюда катнаша. Узган ел 150 килограмм җыйган, быел инде иске рекордны үзгәртергә әзер. Акциянең беренче атналарында гына да ул 100 килограмм кәгазьне эшкәртүгә тапшырган. «Без ел саен бөтен гаилә белән катнашабыз. Бу бит авыр түгел: иске макулатураны җыеп, аны эшкәртүгә тапшырырга гына кирәк. Без агачлар күбрәк булсын дип телим! 60 килограмм тапшырдым – димәк, бер агачны коткардым, дигән сүз», – Данил Хәмидуллинның девизы әнә шундый. Мәктәп укучысына әти-әнисе ярдәм итә, гаиләдә инде күп еллар калдыкларны сортлап, икенчел эшкәртүгә тапшыралар.  Акциядә катнашучыларга Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәте волонтерлары ярдәм итә.

Бөтенроссия акциясенә кушылу җиңел! Бумбатл.рф сайтында теркәлергә, оешманы яки мөстәкыйль катнашуны күрсәтергә, интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, кәгазьне шунда алып барырга һәм хисапны шәхси кабинетка йөкләргә кирәк.

Акция кысаларында шулай ук креатив постлар конкурсы да уза. Теләге булганнар социаль челтәрләрдә кызыклы фото һәм видеолар урнаштыралар, аларда проектта катнашу тәҗрибәсе турында сөйлиләр, #БумБатл #НацпроектЭкология һәм #Экосистема хештегларын теркәп куялар. Бумбатл.рф сайтына керүчеләр яраткан постлары өчен тавыш бирәләр, фотолар астына «лайклар» куялар. Акция нәтиҗәләре буенча топ-100 басма авторлары яхшы бүләкләр алачак. Йолдызлы жюри төп бүләкләр алачак иң шәп 20 катнашучыны сайлаячак.

Исегезгә төшерик, «БумБатл» акциясе Россия Табигать министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән финистрлыгы һәм Россия Спорт министрлыгы катнашында «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен үткәрелә. Акциянең партнерлары – Россия экологик операторы һәм Беренчеләр хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International