«В.И.Вернадский исемендәге илкүләм экологик премия» XXI конкурсына гаризалар кабул ителә

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «В.И.Вернадский исемендәге илкүләм экологик премия» XXI конкурсына гаризалар кабул итә башлаган.

Конкурста Россия Федерациясе территориясендә эшчәнлек алып баручы төрле милек формасындагы физик затлардан, берләшмәләрдән, оешмалардан һәм предприятиеләрдән экологик һәм экологик-агарту юнәлешендәге гамәлгә ашырылган проектлар катнаша ала.

Конкурс тугыз номинациядә үткәрелә:

• «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә фән»

• «Тотрыклы энергия»

• «Тотрыклы җитештерү һәм куллану»

• «Тотрыклы шәһәрләр»

• «Экосистемаларны һәм биологик төрлелекне саклау»

• «Тотрыклы үсешкә юл буларак – агарту»

• «Стартап: югары уку йортлары, сәнәгать өчен инновацияләр булдыру үзәкләре»

• «Массакүләм мәгълүмат чараларының тотрыклы үсешкә керткән өлеше»

• «Балалар-яшүсмерләр өчен экология премиясе» (10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен).

Катнашу өчен гаризалар 2023 елның 25 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак сайтта: http://vernadsky.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International