Әлмәт лицее «Макулатура тапшырып, агачны коткар» мәктәп акциясе кысаларында 4 тоннадан артык макулатура тапшырган

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Әлмәттә педагоглар, ата-аналар һәм 2 нче лицей укучылары «Макулатура тапшырып, агачны коткар» акциясе кысаларында 4 тонна 195 кг кәгазь һәм катыргыны эшкәртүгә тапшырганнар. Укучылар арасында лидерлар – 2 «Б» сыйныф укучылары. Алар 700 килограмм макулатура җыйганнар. Балалар ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре белән очрашуда үзләренең нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Инспектор Ольга Петракова икенче сыйныф укучылары өчен экологик грамоталылык дәресе үткәрде һәм балаларга ведомстводагы эш һәм Министрлыкның төп бурычлары турында сөйләде. Шулай ук әңгәмә барышында инспектор Татарстан Республикасында уза торган табигатьне саклау чаралары турында да хәбәр итте.
«Кече Ватаныбызга мәхәббәт табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга, безгә бирелгән байлыкларга сакчыл мөнәсәбәттән башлана. Балаларның моны кечкенәдән белүләрен бик телим. Балалар экология өлкәсендә яхшы белемнәрен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохитне саклау өчен эш итәргә әзерлекләрен дә күрсәттеләр. Алар инде аңлы рәвештә макулатура җыю белән шөгыльләнәләр, чүп-чарны сортлыйлар. Һәм бу бик яхшы, чөнки экологик тәрбия нигезләре балачакта ук салына», – дип билгеләп үтте инспектор. Дәрес истәлегенә Ольга Петракова балаларга ТР Экология министрлыгыннан китаплар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International