ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Лесхоз мәктәбенең икенче сыйныф укучылары өчен уен формасында экодәрес үткәрделәр. Башта укучылар кешенең әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнеше һәм табигатьнең кеше тормышында нинди роль уйнавы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Югары Суды Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологларының җир кишәрлегенә милек хокукын законсыз дип тану турындагы таләпләрен хуплады һәм Бөгелмә шәһәр суды карарын үзгәрешсез калдырды.
Су ресурслары федераль агентлыгы Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән балалар өчен «Разноцветные капли»-2023 Бөтенроссия тематик рәсемнәренең экологик-агарту конкурсын үткәрә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Алексеевск районын мониторинглау барышында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.
Азнакай, Бөгелмә районнарында һәм Казанда нефть һәм нефть продуктларын локальләштерү һәм бетерү буенча эшчәнлеккә әзерлекне раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Чаралар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә узды.
ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбендә икенче сыйныф укучылары өчен «Чиста шәһәр синнән башлана»темасына интерактив экологик дәрес үткәргәннәр.
Саба районын мониторинглау барышында Төньяк территориаль идарә инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынына тап булганнар.
Марафонда катнашучыларны бүген Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында бүләкләделәр. «Экология – һәркем эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенең «Теләкләр шары» марафоны кысаларында 49 бала планшетлар, смартфоннар, ноутбуклар, самокатлар, туристик палаткалар һәм башка бүләкләр алды.
Табигатькә ничек булышырга һәм әйләнә-тирә мохитне яхшырту өчен нәрсә эшләргә? Экология министрлыгы хезмәткәрләренең «Яшь эколог» профильле сменасы балалары белән очрашуында шул хакта сүз барды.
Биектау районында Кәминкә елгасына китерелгән 600 783 сум күләмендә зыянны капларга мәҗбүр иттеләр. Мондый карарны Татарстан Республикасы Арбитраж суды чыгарды.