Россиянең яңа төбәкләре табигате турында кызыклы фактлар юбилейлы V Бөтенроссия экодиктантына кертелгән

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

9-26 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә V Бөтенроссия экологик диктанты узачак.

Экодиктант – ел саен экологик тәрбия, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән һәм «Экология» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итүче проект. Үзенең юбилей елында проектны оештыручылар конкурста катнашырга үсеш үзенчәлекләре булган балаларны да чакыралар. Проект офисы белгечләре тарафыннан махсус сораулар эшләнгән, аларга махсус балалар ата-аналары яки опекуннары белән бергә җавап бирә алачак. Инклюзив экодиктантның һәр катнашучысы «Пишем вместе!» сертификатын алачак. Бу елның тагын бер үзенчәлеге – Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре табигате турындагы сораулар һәм кызыклы фактлар.

Традицион рәвештә экодиктантны офлайн мәйданчыкларда яки онлайн язарга мөмкин. Алар турында тулырак белешмәләрне экодиктант.рус https://экодиктант.рус/ порталында белергә мөмкин булачак.

Шулай ук офлайн мәйданчыкны үз мәктәбеңдә, югары уку йортында яки предприятиесендә теркәп, зур экологик проектның бер өлеше булырга һәм халыкны экологик агартуны көн тәртибенә җәлеп итәргә мөмкин. Һәр офлайн мәйданчык экодиктантның проект офисыннан рәхмәт хаты алачак, шулай ук иң креатив офлайн мәйданчыкка конкурста катнаша алачак.

Исегезгә төшерәбез, ике ел дәвамында Татарстан Республикасы беренче дәрәҗәдәге җиңүчеләр саны буенча лидер булып тора, шуңа күрә Казан 2022 елда экологик диктант ачылу тантанасы өчен төп мәйданчык булды. Экологик диктант нәтиҗәләре буенча Татарстан 2022 елда экологлар арасында 18 яшьтән өлкәнрәк категориядә иң актив төбәк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International