ТР Экология министрлыгы инспекторлары Лебяжье авылында чүплек тапкан

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Алексеевск районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан асфальт ватыклары һәм асфальт-бетон япмалар рәвешендә рөхсәтсез калдыклар җыю факты ачыкланган. Мондый калдыклар 4 куркыныч классына карый (тирә-яктагы мохиткә зыянлы йогынтысы аз булган аз куркынычлы калдыклар). Чүплекнең гомуми мәйданы – 500 кв.м, чүплекнең күләме 100 куб.м тәшкил итә.

Алексеевск районы Лебяжье авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарындагы мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International