ТР Экология министрлыгы инспекторлары Казанның Совет районында туфракка рөхсәтсез агынты су чыгару очрагын ачыклады

2023 елның 27 октябре, җомга

Казан шәһәре Совет районы «Медик» СНТ территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгы инспекторлары глэмпинг янында туфракка су агызу өчен урнаштырылган торбага тап булган. Экологлар су һәм туфрак үрнәкләрен алганнар. Суны анализлау нәтиҗәләре буенча, торбадан рөхсәтсез пычрак су агызылуы ачыкланган. Туфрак сынаулары әлегә эштә.

Казанның Совет районы администрациясе биргән мәгълүмат буенча, бу территориядә явым-төшем һәм канализация челтәрләренең баланс тотучысы турында мәгълүмат юк. Шулай ук Казанның Совет районы администрациясе җир кишәрлекләрен үз белдеге белән басып алу һәм максатсыз файдалану өлешендә Казан Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетына муниципаль контроль үткәрү үтенече белән хат җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International