Бүген Мәскәүдә «Комсомольская правда» матбугат үзәгендә «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» Бөтенроссия акциясенә һәм сулыкларның пычрануына каршы көрәштә җәмәгатьчелекнең роленә багышланган матбугат конференциясе узды. Илебезнең иң мөһим һәм актуаль экологик проектларының нәтиҗәләрен иң зур чаралар үткән төбәк вәкилләре, шулай ук узган елгы акция рейтингы лидерлары тикшерде.
Татарстан Республикасы ике ел рәттән яр буйларын җыештыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды һәм бүген ВКС форматындагы матбугат конференциясендә ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты. Очрашуда Россия Табигать министрлыгының Су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге директоры Илья Разбаш билгеләп үткәнчә, акциянең төп максаты – ярларны чүп-чардан чистарту, шул ук вакытта бүтән чүпләмәслек итү.
«Без барыбыз да сулыкларыбызны чиста тоту һәм пычрактан арындыруның никадәр мөһим икәнен беләбез. Мин ышанам, бүген без күп кенә аспектлар турында фикер алыша алырбыз, тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклаша алырбыз, төбәктә төп чараны үткәрүнең волонтерларның «сугышчан рухына һәм кәефенә» никадәр йогынты ясавын аңларбыз, шулай ук су ресурсларының пычрануына каршы көрәш өчен яңа стратегияләр һәм алымнар булдырырбыз», – дип билгеләп үтте спикер. Видеоконференцэлемтә режимында төбәкләр үзләренең нәтиҗәләре белән уртаклаштылар, илнең барлык почмакларында узган төп чаралар һәм өмәләр турында сөйләделәр. Татарстан, Чуашия, Чиләбе, Мурманск, Бурятия – «Россия суы» зур елгалар һәм сулыклар ярларында 9,5 миллионга якын россиялене җыйган инде. Илья Разбаш сүзен Татарстанга җиткереп, республиканың элеккечә илдә экологик агарту буенча лидер булуын ассызыклады, чөнки һәр өченче татарстанлы өмәләргә һәм экоакцияләргә чыга. Егор Тарнавский җавап сүзе белән чыгыш ясап, ел саен республиканың 300 меңгә якын кешесе ярларны җыештыру акцияләрендә катнаша һәм бу очраклы түгел, чөнки Татарстан иң күп сулы төбәкләрнең берсе һәм ул Идел елгасының үзәгендә урнашкан, дип билгеләде. «Безнең экологик акцияләребез татарстанлыларны күбрәк җыя һәм без аларны елына бер тапкыр түгел, ә ел дәвамында, санитар икеайлык вакытында башланган өмә көннәреннән башлап көзгә кадәр үткәрәбез. Республиканың барлык районнары да актив катнаша, безнең даими ярдәмчеләребез – бу, әлбәттә, безнең дусларыбыз – РГҖ төбәк бүлекчәсе дайверлары, алар быел сулык төбен чистартып кына калмады, ә Экология министрлыгының «Ирекле агым» проекты кысаларында Казансу елгасындагы чүпләрне дә чыгара алдылар». Экология министры урынбасары ассызыклаганча, 2018 елдан республикада юннат хәрәкәте актив рәвештә яңадан торгызыла һәм хәзер Татарстанда ярларны чистартуда чын ярдәмче булган 2000 меңнән артык юннат бар. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда РФ Президенты бөтен ил буенча яшь натуралистлар хәрәкәтен яңартырга кушты. Республика экологик чараларына йомгак ясап, Егор Тарнавский Росводресурсыга һәм Россия Табигать министрлыгына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм экологиянең барысын да берләштерә торган нәрсә булуын билгеләп үтте!