Чиста шәһәр синнән башлана. Кама яны территориаль идарәсе экологлары чисталык серләре белән уртаклашкан

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбендә икенче сыйныф укучылары өчен «Чиста шәһәр синнән башлана»темасына интерактив экологик дәрес үткәргәннәр. Ә инспекторларга дәрес геройлары – экологик коткаручылар ярдәм иткәннәр, алар уен формасында балалар белән мөһим белемнәрен уртаклашканнар. Алар балаларга планетаны чисталыкта сакларга ярдәм итәчәк гади һәм аңлаешлы гамәлләрне күрсәткәннәр. Уен күнегүләре һәм биремнәр ярдәмендә укучылар чисталык шәһәр халкының су, электр энергиясен ничек куллануына һәм чүп-чар белән ничек эш итүенә бәйле булуын ачыклаганнар. «Барысы да синең үзеңнән башлана, димәк, безнең һәрберебез бу планетаны чистарак итә ала. Чөнки тамчы тама-тама океан җыела. Планетаны чистарак итүнең бер ысулы – аннан аңлы рәвештә файдалану», – дип сөйли Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International