Экологлар кисәтүе нигезендә Алексеевск районындагы чүплек бетерелгән

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Алексеевск районын мониторинглау барышында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Хокук бозу очрагы Чуваш Майнасы авылында ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 100 кв.м тәшкил итә.

Алексеевск районы Майна авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән.  Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International