ТР Экология министрлыгы инспекторлары Арча районы мәктәбендә эковикторина үткәрделәр

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Лесхоз мәктәбенең икенче сыйныф укучылары өчен уен формасында экодәрес үткәрделәр. Башта укучылар кешенең әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнеше һәм табигатьнең кеше тормышында нинди роль уйнавы турында фикер алыштылар. Инспекторлар балаларга әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә ничек яшәргә һәм «зыян китермә» принципларын ничек сакларга кирәклеге турында берничә киңәш бирделәр. «Табигать белгечләре» эковикторинасы дәресне дәвам иттерде. Укытучылар укучыларны ике командага бүлделәр: «Яшь экологлар» һәм «Табигать сакчылары». Балалар сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, экологик проблемаларны билгеләделәр һәм аларны хәл итү юлларын атадылар.

«Безнең экологик дәресләрдә иң мөһиме – балалар гомер буе үзенчәлекле экологик прививка ала: әйләнә-тирә мохиткә җаваплы караш алар өчен табигый булачак. Шулай итеп, без балачактан ук балаларда аларның дөньяга карашын формалаштырабыз», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шәймуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International