Татарстан Югары суды җир кишәрлеген законсыз бүлеп бирү турындагы эштә экологлар ягына басты

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Югары Суды Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологларының җир кишәрлегенә милек хокукын законсыз дип тану турындагы таләпләрен хуплады һәм Бөгелмә шәһәр суды карарын үзгәрешсез калдырды.

Исегезгә төшерәбез, Бөгелмә районы Ключевка авылында яшәүчеләрнең буаларга ирекле керүләрен чикләү турындагы шикаять буенча экологлар бу урынга чыктылар, аның барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу факты расланды. Сулык ярында су керүне чикләүче билге законсыз урнаштырылган иде. Ачыкланганча, буалар булган җир кишәрлеге җирле халык милкенә тапшырылган, бу гамәлдәге законнарга каршы килә, чөнки җир кишәрлегендәге буалар Томбарлы елгасы кушылдыгында урнашкан.

25.10.2001 ел, № 136-ФЗ Россия Федерациясе Җир кодексының 102 ст. ярашлы рәвештә су фонды җирләре булып җир өстендәге су объектлары урнашкан җирләр тора, ә шул ук Кодексның 27 ст. ярашлы рәвештә Су кодексы нигезендә билгеләнгән яр буе полосасы чикләрендә җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру тыела.

Шуңа бәйле рәвештә Көньяк-Көнчыгыш ТИ Бөгелмә шәһәр судына җир кишәрлегенә милек хокукын законсыз дип тануны таләп итеп мөрәҗәгать итте. Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелде.

Әмма кишәрлек хуҗасы, Бөгелмә шәһәр суды карары белән килешмичә, Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать итте. Суд Бөгелмә шәһәр суды карарын үзгәртмичә калдырды. Экологларның дәгъвасы канәгатьләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International