Экологлар предприятиеләрнең нефтьне локальләштерү һәм бетерүгә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләрдә катнаштылар

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Азнакай, Бөгелмә районнарында һәм Казанда нефть һәм нефть продуктларын локальләштерү һәм бетерү буенча эшчәнлеккә әзерлекне раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Чаралар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә узды.

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан ҖЭҮ-2нең нефть продуктларын агызуны локальләштерү һәм бетерү буенча гамәлләргә әзерлеген бәяләделәр, Идел Аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Холмогоры-Клин магистраль нефть үткәргечендә комплекслы өйрәнүләр үтүен күзәттеләр. Монда нефть агызуны бетерү «Транснефть-Прикамье» АҖ Казан район нефть үткәргеч идарәсе көче һәм чаралары белән башкарыла. Ә Азнакай районында нефть һәм нефть продуктларын агызуның максималь исәпләнгән күләмен локальләштерү һәм бетерү буенча комплекслы өйрәнүләр «Нефтьне алдан әзерләү участогы» объектында узды. Барлык өйрәнүләр дә уңышлы узды, комиссия «канәгатьләндерерлек» бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International