Экологлар кисәтүе буенча Саба районында чүплек бетерелгән

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Саба районын мониторинглау барышында Төньяк территориаль идарә инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынына тап булганнар. Бу хокук бозу очрагы Эзмә авыл җирлегендә теркәлгән. Территориянең чүпләнү мәйданы 100 кв.м тәшкил итә.

Эзмә авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International