Марафонда катнашучыларны бүген Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында бүләкләделәр. «Экология – һәркем эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенең «Теләкләр шары» марафоны кысаларында 49 бала планшетлар, смартфоннар, ноутбуклар, самокатлар, туристик палаткалар һәм башка бүләкләр алды.
Чиксез игелек марафоны быел беренче тапкыр үткәрелә, анда катнашучылар – 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар. Алар икенчел чимал һәм табигый материаллардан Җир шары макетын ясаганнар, видео визиткалар яздырганнар, анда иң кадерле теләкләре турында сөйләгәннәр. Татарстаннан марафонда 132 бала катнашты һәм аларның күбесенең теләкләре бүген үтәлде. Бүген бүләкне Мамадыш районыннан Аделия Бочкаревага да тапшырдылар. Чиксез игелек марафонында катнашу өчен Аделия җир шарының экомоделен кәгазь, катыргы һәм салфеткалардан ясаган һәм бүген бүләккә видеокамера алды. Бишенче сыйныф укучысының хыялы чынга ашты, хәзер ул профессиональ рәвештә видеолар төшерә ала. Бүген кызга бүләкне экология министры урынбасары Егор Тарнавский тапшырды. «Балалар, сез эшләгән нәрсәләр бик мөһим. Республикада, Экология министрлыгы ярдәме белән, юннатлар хәрәкәте актив үсеш ала, ул 2 мең баланы берләштерә. Өлкәнрәк балалар «Чиста булачак» хәрәкәтендә катнаша, быел ул инде 10 мең кешене берләштерә. Һәм сез, үсш төшкәч, хәрәкәткә керә алырсыз», – диде ТР экология министры урынбасары мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп. Ул ассызыклаганча, экологик конкурсларда катнашучылар – туган як табигате турында кайгыртучы һәм һәрвакыт экологларга ярдәмгә килгән җаваплы яшьләр үрнәге.
Исегезгә төшерәбез, «Экология – һәркем эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе Росприроднадзор тарафыннан гамәлгә куелды.