Яшь татарстанлылар «Разноцветные капли» балалар өчен рәсем конкурсында катнаша ала

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Су ресурслары федераль агентлыгы Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән балалар өчен «Разноцветные капли»-2023 Бөтенроссия тематик рәсемнәренең экологик-агарту конкурсын үткәрә.

Анда 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Конкурста җиңүчеләргә бүләк итеп акыллы колонкалар һәм «Леонардо» хобби-гипермаркетына бүләк сертификатлары биреләчәк. Шулай ук конкурста Гран-при җиңүчесе билгеләнәчәк, ул график планшет һәм стилус алачак.

Катнашу өчен гаризалар 2023 елның 27 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак сайтта: https://рисуюводу.рф/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International