Республиканың Арбитраж суды экологлар файдасына карар чыгарды

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Биектау районында Кәминкә елгасына китерелгән 600 783 сум күләмендә зыянны  капларга мәҗбүр иттеләр. Мондый карарны Татарстан Республикасы Арбитраж суды чыгарды. 2022 елда ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Кәминкә елгасына ташланган агынты суларда пычраткыч матдәләр күләмен ачыклаганнар иде. «Чистые воды» ҖЧҖ юридик затына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде. Шулай ук экологлар исәпләп чыгарганча, Кәминкә елгасына 600 783 сум күләмендә зыян китерелгән.

Әмма гаепле зат үз теләге белән зыянны каплаудан баш тарта. Үзәк территориаль идарә Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Экологларның дәгъва таләпләре канәгатьләндерелеп, суд хокук бозучыны әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны капларга мәҗбүр итте. Бүген Биектау район суд приставлары бүлеге ярдәмендә сумма «Чистые воды» ҖЧҖ тарафыннан мәҗбүри рәвештә түләттерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International