Бу шимбә көнне, 11 ноябрьдә, 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Мега Казан» сәүдә үзәге парковкасында макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясе узачак.
Бүген «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексында Татарстанның яшь натуралистларының алтынчы республика слетын ябу тантанасы узды. Слет лидерларын Татарстанның экология министры Александр Шадриков котлады һәм бүләкләде.
Спас районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Болгар шәһәрендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.
Айгөл Елаева ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә эшли, кыз-программист, ә бер үк вакытта волонтер да.
Бу атнада Рафаэль Габдрахманов Батырлык ордены белән бүләкләнде. Татарстан табибы хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында эшли. Дәүләт бүләген ул сугышчыларыбызны сугыш кырыннан эвакуацияләгәне өчен алды. Бүләкләү турыдан-туры урман полосасындагы позициядә узды.
Бүген мәгариф учреждениеләре арасында «БумБатл» масштаблы Бөтенроссия акциясенең аралык нәтиҗәләре билгеле булды. «Мәктәп» категориясендә Россиянең барлык төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә Зеленодольск шәһәренең 4 нче мәктәбе кергән, ул 14 326 кг макулатура җыйган.
Экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга теләгән идеңме? Заявка тутырырга вакыт, чөнки материаллар соңгы атна кабул ителә.
27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Павлюхин урамында 75 нче йортта урнашкан АСКЗА-2 станциясендә җилнең көньяк һәм көньяк-көнбатыш юнәлешләрендә 1,63 ПДК максималь тапкырлыгы белән азот диоксиды буенча 20 һәм җилнең көньяк юнәлешендә 1,78 ПДК максималь тапкырлыгы белән азот оксиды буенча 3 тапкыр арту очраклары теркәлгән.
Эколог һөнәре һәм бу эшнең үзенчәлекләре турында Бөгелмә педагогика көллиятенең 2 курс студентларына сөйләделәр. Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Марат Узаков балаларга инспекторларның нинди эш башкаруларын һәм нинди бурычларны хәл итүләрен аңлатты.
Бөгелмә районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәренең «Автомобилист» бакча җәмгыяте территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.