ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Алабуга районын тикшерү барышында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Танай авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Пычранган урын мәйданы 132 квадрат метр тәшкил итә.


4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик акцияләре турында сөйләделәр.

Казанның 128 һәм 408 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кошлар һәм аларның яшәү рәвеше турында белделәр. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «кышкы кунаклар» белән очрашуга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләделәр. 

9 нчы гыйнварда  ТР Экология министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә бәйле чыгымнарны финанс ягыннан каплау максатларында коммерциягә карамаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләрдән тыш) 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итә башлаячак.


3
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан янә «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңүче булды («Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты). Бүген Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында ВДНХда ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавскийга җиңүче дипломын тапшырдылар. 


1
декабрь, 2023 ел
җомга

20 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре тарафыннан атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китү очраклары теркәлмәгән.


30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район» – барлыгы 80 җиңүче. Бүген В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә узган тантаналы чарада «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы кысаларында иң күп чүплекләр тапкан Татарстанның иң яхшы укучыларын һәм батареялар җыю акциясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Урын очраклы сайланмаган – киләсе ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

3 декабрьдә Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумында «Россия суы» Бөтенроссия акциясе лидерларын бүләкләү узачак. Биредә иң күп өмәләр үткәргән һәм елгалар һәм сулыклар ярларын чистартып, иң күп чүп-чар җыйган кешеләрне атаячаклар


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары социаль челтәрләрдән алынган, Идел буенда 2-нче Аракчино урамы районында балыкның күпләп үлүенә кагылышлы мәгълүматны тикшерү өчен урынга чыктылар.

Биектау районында хокук бозучыга  476 938 сум күләмендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны капларга кушканнар. Мондый карарны Татарстан Республикасы Арбитраж суды чыгарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International