Александр Шадриков татарстанлыларны Бөек Җиңү көне белән котлады!

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары  министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

79 ел инде 1945 елның Җиңү мае безгә илебезнең героик үткәне һәм сугыш елларында да, сугыштан соңгы авыр чорда да миллионлаган совет кешеләренең батырлыгы турында искә төшерә.

Бу көнне без барлык һәлак булганнарны, исән кайтканнарны һәм сугыш кырларында мәңгегә ятып калганнарны  искә алабыз. Бу бәйрәм һәр гаиләгә, һәрберебезгә кагылды.

Бүген, безгә Россия бәйсезлеген яңадан якларга туры килгәч, бабаларыбызның  бөек җиңүе аерым әһәмияткә һәм аерым мәгънәгә ия.

Бу бәйрәм көннәрендә мин барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, тыныч күк, игелек һәм иминлек телим!

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International