Бу бәйрәм көннәрендә экология министры Александр Шадриков Нурлатта Бөек Ватан сугышында катнашучы Каим Сәмигуллинны котлады. Котлауларга Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова кушылды.
Александр Шадриков ветеранга 9 майдан иң җылы котлаулар тапшырды һәм аның Җиңү хакына күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт белдерде: «Бүген безнең бабаларыбызның Бөек Җиңүе аерым мәгънәгә ия. Сезгә, Каим Сәмигулла улы, каһарманлык һәм батырлык өчен зур рәхмәт. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим».
Киләсе елда Каим Сәмигуллинга 100 яшь тула һәм, ветеран үзе билгеләп үткәнчә, ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгын да каршыларга планлаштыра.