Бүген Кама буе идарәсе белгече Ралина Гыймаеваның кызы Карина бабасы истәлегенә җыр башкара.
Сәхап Мингалиев 1915 елда Әлки районының Иске Чаллы авылында туган. 1941 елда, аңа 26 яшь булганда, сугышка чакырыла. Сәхап Мингалиев фронтка китә, өйдә аны авырлы хатыны һәм дүрт яшьлек кызы көтә. 1942 елның февралендә гаиләгә ире һәм әтисе хәбәрсез югалган дип хәбәр итәләр. Фронттан алынган фото гына истәлеккә калган.
Безнең хәзер булган бар нәрсә — баш өстебездәге тыныч күк йөзе, якты кояш, һичшиксез, Ватаныбыз өчен сугышкан солдатларның казанышы.
Беркем дә онытылмаган һәм бернәрсә дә онытылмаган!