«Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында «Су белгечләре» викторинасы узды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Алабуганың «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында 8 сыйныф укучылары өчен «Су белгечләре» темасына викторина узды. Анда Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Викторина команда уены форматында үтте. Балалар үзләрен табигать ресурслары белгечләре итеп күрсәттеләр һәм викторинада актив катнаштылар.

Нигә су кирәк? Ул ничек һәм нәрсәдә ярдәм итә? Сусыз ничек яшәргә? Бу һәм башка мәсьәләләр буенча өч команда арасында фикер алышулар алып барылды. Презентациядән укучылар шулай ук гадәти әйберләрнең «су эзе» һәм суны экономияләү ысуллары турында белделәр. Бөек рус елгалары турындагы табышмакларны чиштеләр, перспективалы су һөнәрләре турында сөйләштеләр һәм Экология министрлыгы инспекторы Ләйлә Галимовадан һәр кешенең су турында ничек кайгырта алуы турында киңәшләр алдылар.

«Мондый чаралар укучыларга су ресурсларының кыйммәте турында уйланырга этәрә, ә кайберләренә, бәлки, киләчәк һөнәрен алар турында кайгырту белән бәйләргә дә ярдәм итәчәк», - дип уртаклашты Кама буе идарәсе инспекторы.

Актив катнашулары өчен балаларга Экология министрлыгыннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International