Экология министрлыгы хезмәткәрләре кечкенә табигатьне саклаучыларны эколята сафларына алдылар

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Экология министрлыгы хезмәткәрләре Арча, Буа һәм Биектау районнарының балалар бакчаларында булдылар һәм эколяталарның төп кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар үзләре макулатура, батарейкалар, пластик шешәләрне кабул итү пунктларына тапшырырга, хайваннар һәм үсемлекләр турында кайгыртырга кирәклеген әйттеләр.

Эколяталар хезмәткәрләр белән бергә шулай ук урманда яшәүчеләрдә кунакта булдылар. Балалар табигать турында табышмакларны бергәләп чиштеләр, урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, уен формасында чүп-чарны җыйдылар һәм сортларга аердылар. Сынаулардан соң балаларга экологик эмблемалар һәм яшь эколяталар гимны астында галстуклар тапшырылды.

«Балалар эколята исеменә лаек булуларын исбатладылар: алар табигатьне, күкне, урманны һәм хайваннарны яраталар. Бу яшьтә үк балаларда экология белән кызыксыну барлыкка килүе бик яхшы. Вакытында алынган белемнәр аларның киләчәктәге гамәлләрен билгеләячәк,»- дип билгеләп үтте Экология министрлыгы белгечләре.

Ахырда балалар табигать турында шигырьләр сөйләделәр һәм экология министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International