Икеайлык кысаларында Экология министрлыгы хезмәткәрләре шәһәр һәм районнарда чисталык һәм тәртип урнаштыруны дәвам итәләр.
Әйтик, Идел аръягы идарәсе инспекторлары яшь натуралистлар өчен ачык һавада экодәрес үткәрделәр. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар һәм урманның беренче чәчәкләрен күрделәр. Шулай ук Буа районында Чаңгы базасы территориясен һәм Карлы елгасының яр буе полосасын тәртипкә китерделәр. 8 капчык чүп-чар җыелган һәм 2 километр юл үтелгән.
Ә Әлмәт ЭКОактивистлары табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә үз өлешләрен керттеләр һәм «Габи» чишмәсе территориясен төзекләндерделәр.
Алар барысы да «Экояз 2024» конкурсында актив катнашучылар.
Яшеллек утыртуга багышланган «Экояз»ның алтынчы атнасына кушылу мөмкинлеге бар. Без агачлар, куаклар һәм башка үсемлекләр утыртырга тәкъдим итәбез. Ашык, 4 көн калды!
Дөньяны яхшырак, чистарак, игелеклерәк итик!