«Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез»! Без «Үлемсез полк»ны хуплау сәхифәсен дәвам итәбез

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Энҗе Галимуллина – Үзәк идарәнең өлкән белгече Алинә Габдрахманованың сеңлесе үзенең бабасы истәлегенә шигырь сөйли.

Салих Шәйхетдин улы Шәйхетдинов 1912 елның 12 декабрендә Балтач районының Нуринер авылында туган. 1941 елда 28 яшендә элемтәче булып сугышка чакырыла. Мәскәү өчен сугышта катнаша һәм Беларусьны азат итә.

Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Салих Шәйхетдинов «Батырлык өчен» медале һәм 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ул бөтен сугышны кичерә һәм исән-сау өенә кайта! Салих Шәйхетдинов 1992 елда вафат була.

Безнең һәрберебез, бу истәлекле көнне, үз гаиләсе, әтиләре, бабалары  белән горурлана! Аларның батырлыгы, кыюлыгы  белән бүген без Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәбез!

Җиңү өчен рәхмәт! Без хәтерлибез! Без горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International