ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2023 ел
җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск тракты буенча юл буенда рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.

Росводресурсы тарафыннан Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы уздырылды.


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кукмараның 7нче «Колокольчик» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү ресурсы буларак балалар бакчасының белем бирү мохите» дигән республика экологик семинары булып узды. Чарада ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары катнашты.

Чирмешән районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Карамыш авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 500 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 120 куб.м.

Түбән Кама районында Түбән Уратма авылында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә «Геология» АҖнең нефть һәм нефть продуктлары агызуны локальләштерү буенча эшчәнлеккә әзерлеген раслауга бәйле комплекслы өйрәнүләр узды. 

Казан шәһәренең Совет районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Самосырово торак массивында Тынычлык урамында рөхсәтсез төзелеш калдыклары урнаштырылуын ачыкланды. 


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Кече Бөгелмә мәктәбендә экология дәресе узды, анда балалар гадәттәге чүп-чар, калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү турында күп кенә гаҗәеп фактлар белделәр. 

Казанда икенчел чимал җыюның яңа пункты эшли башлады. Ул Васильченко урамы, 6 адресы буенча урнашкан. Мәйданчыкта төрле типтагы калдыклар һәм әйберләр өчен контейнерлар урнаштырылган: макулатура, пластик, мебель, батарея, техника, кием һәм башка әйберләр кабул ителә. Халык монда икенчел чималны бушлай калдыра ала.


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Экология министрлыгы искәртеп узганча, предприятиеләр соравы буенча ведомство Казан, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләренең атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең исәпләнгән фон концентрацияләре турында мәгълүмат тапшыра.

Алабуга районын тикшерү барышында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Танай авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Пычранган урын мәйданы 132 квадрат метр тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International