КФУда волонтерларны дала лачыннарын тергезү буенча Экология министрлыгы проектын тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен бүләкләделәр

2024 елның 7 мае, сишәмбе

КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтында Экология министрлыгының әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин волонтерларга Идел-Кама дала лачыннары популяциясен торгызу проектын тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Волонтерлар проектны тормышка ашыруда зур роль уйнады. Алар кош чебиләрен тукландыралар, күзәтүләр журналы алып баралар һәм аларның адаптациясен контрольдә тоталар. 30 волонтер өчен методик киңәшләр эшләнгән, аларда канатлы ерткыч кош балаларының туулары, уңайсыз һава торышы күренешләре һәм хэклар янында кешеләр барлыкка килү вакытында ничек эш итәргә кирәклеге турында җентекле күрсәтмәләр бирелгән.

Кошларны күзәтү ике ай дәвам итте. Волонтерлар тәүлек әйләнәсе дежур тордылар. Бөтен процесс фәнни җәмәгатьчелекнең зур игътибары астында узды, бу исә лачыннарны тукландырырга, яраклаштырырга һәм канатларына куярга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, кошлар табигый яшәү шартларында тулысынча мөстәкыйль тормышка әзерләр.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Экология министрлыгы «СИБУР» компаниясе ярдәме белән дала лачыннарын тергезү буенча уникаль проектны гамәлгә ашырды. Дала лачыннарының ун баласын республиканың Кама Тамагы районына алып киләләр һәм канатларга куялар. Проект «Биологик төрлелекне саклау өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясендә «Экология — ышанычлы партнер» V Бөтенроссия табигатьне саклау практикалары конкурсында җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International