«Россия экологлары 2024» илкүләм премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Гаризалар кабул итү 1 апрельдә башланды һәм 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Анда әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләре һәм экология белән бәйле эшчәнлекләре булган хезмәткәрләр катнаша ала. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://premia.1ecolog.ru/.

Премия өч этапта гамәлгә ашырылачак. Башта катнашучылар укыту һәм тест узалар. 2024 елның 31 июленә кадәр атна саен эколог һөнәре белән бәйле мәсьәләләр каралачак. Аннары остазлар белән эш башлана. Остазлар –экологик җәмгыять лидерлары, җитәкчеләр һәм зур эш тәҗрибәсе булган белгечләр. Ахырда Россиянең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белгечләр рейтингы формалаштырылачак.

Премиянең иң яхшы катнашучылары экологик берләшмә арасында танылу һәм акчалата бүләк алачак. Приз фонды 600 000 сум тәшкил итә.

Барлык  актуаль мәгълүмат белән Сез рәсми сайтта таныша аласыз: https://premia.1ecolog.ru/.

 

Премиянең максаты - эколог һөнәренең һөнәри үсешен һәм абруен күтәрү, эш бирүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү мәсьәләләренә җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International