Соңгы биш елда, табигатьне саклау чаралары ярдәмендә, Татарстан Республикасында 58 млрд сумнан артык зыян булдырылмаган, 2,3 млн кеше өчен экологик яшәү шартлары яхшыртылган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта экология министры Александр Шадриков сөйләде.
Казанда «Үз артыңнан җыештырып калдыр» акциясендә катнашучылар 100 капчык чүп-чар җыйды.
Бүген Татарстан экоактивистлары «Россия суы» акциясе кысаларында 45 капчык чүп-чар җыйдылар.
Иртәгә, 20 майда, 9:00 сәгатьтә Адмиралтейство бистәсе территориясендә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» акциясе кысаларында генераль җыештыру узачак. Акция Идел буе көненә багышланган һәм экомарафон форматында узачак.
Бүген Kazanforumда Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков «Ак барс эзләре буенча: сирәк очрый торган хайваннар төрләренең юкка чыгуы һәм торгызылуы» сессиясендә чыгыш ясады.
Бу шимбә көнне, 20 майда, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында «Идел көне» экомарафоны узачак. Ел саен Идел көне елга ярларында республиканың иң актив һәм битараф булмаган кешеләрен җыя.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Су объектларын һәм аларның экосистемаларын саклау һәм торгызуның актуаль мәсьәләләре» темасына Россия Федерациясе Дәүләт Думасының парламент тыңлауларында катнашты.
Бу хакта ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский «Эфир» телеканалының «Новое утро» программасында сөйләде.
Казанда тиздән Ноксы елгасы үзәнен һәм аның кушылдыкларын чистарту чараларын үтәүгә проект-смета документациясе эшләнәчәк. Инженер-геологик тикшеренүләр башкарылачак, экспертиза үтелде.
Татарстан Республикасы макулатурасын җыю буенча #БумБатл бөтенроссия акциясендә катнаша, ул «Экология» илкүләм проектын хуплап үткәрелә. Беренче ай нәтиҗәләре буенча төбәктә яшәүчеләр 11,9 тонна макулатура җыйды һәм Татарстан Россиянең топ-10 төбәге арасына керде.