Татарстанлылар социологик сораштыруда катнашып экология өлкәсендәге проблемалар турында хәбәр итә алалар

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бу хакта ТР экология һәм табигать  ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский «Эфир» телеканалының «Новое утро» программасында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, ел азагына кадәр республикада яшәүче һәр кешенең борчыган экология өлкәсендәге проблемалар, безнең эшчәнлектә сезгә кызыклы булган юнәлешләр һәм үзегез катнашырга теләгән юнәлешләр турында сөйләү мөмкинлеге бар. Һәм иң мөһиме-без сезнең белән алга таба киләчәгебезнең нинди булачагын билгелиячәкбез!

Сораштыру декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. «Безгә республика халкының фикерен ишетү, аларны нәрсә борчыганын, алар яшәгән  торак пунктларда экология өлкәсендәге нинди проблемалар чишелмәгәнлекне белү. Чөнки экология – ул беренче чиратта безнең гражданнарның сәламәтлеге,»- дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Әгәр дә сез экологик хәлне яхшыртуга, әйләнә-тирә мохит объектларын саклауга һәм социаль җаваплы буын тәрбияләүгә үз өлешегезне кертергә телисез икән, анкета үтү өчен сылтама буенча күчегез.

Бу сораштыру Экология министрлыгы өчен КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының гомуми һәм этник социология кафедрасының 3 курс студенты Алексей Хохлов  тарафыннан махсус эшләнгән. Сораштыруны 16 яшьтән узган гражданнар узарга мөмкин. Чара «Экология»  илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International