Казанда «Үз артыңнан җыештырып калдыр» акциясендә катнашучылар 100 капчык чүп-чар җыйды

2023 елның 26 мае, җомга

Казанда «Үз артыңнан җыештырып калдыр» акциясендә катнашучылар 100 капчык чүп-чар җыйды.

Бүген Казан «Үз артыңнан җыештырып калдыр» бөтенроссия акциясенә кушылды. 160ка якын эко-волонтер «Түбәнге Заречье» пляжын чүп-чардан чистарту өчен Казансу ярына чыкты.

«Үз артыңнан җыештырып калдыр» шимбә  өмәләре Россиянең 48 төбәгендә уза, флагман чаралары Татарстанда, Чувашиядә, Кабардино-Балкариядә, Вологда, Кемерово, Түбән Новгород, Чиләбе, Новосибирск, Липецк, Омск өлкәләрендә узды.

Экология министры исеменнән сәламләү сүзе белән министр урынбасары Егор Тарнавский Казандагы акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итте. «Бүген, X Нева Халыкара экологик конгрессының соңгы көнендә, без яр буе территориясен җыештыру буенча чара үткәрәбез. Татарстан башка төбәкләр белән беррәттән конгресста катнашучылар белән телекүпердә катнашачак», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Чара шулай ук «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясенә багышлана. Исегезгә төшерәбез, республика ике ел рәттән әлеге акциядә Россиянең барлык төбәкләре арасында беренче урынны алып тора.

 «Татарстанда, гадәттәгечә, иң иртә яздан башлап, соңгы 15-20 ел дәвамында территорияләрне төзекләндерү һәм аларны кыш дәвамында җыелган чүп-чардан чистарту буенча актив эшләр алып барыла. Экологик акцияләрдә һәм өмәләрдә яшьләр актив катнаша», - дип сөйли ТР Экология министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин. 

Акциядә катнашучылар белән турыдан-туры элемтәгә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко һәм РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко чыкты.

Активистлар һәм волонтерлар 100 капчык чүп-чар җыйдылар, аны пыяла, металл, пластик һәм сортланмый торган калдыклар фракцияләренә бүлделәр, ә елга төбен Рус география җәмгыятенең дайверлары чистартты.

1,5 сәгать эчендә территорияне чистарттылар, концерт программасын карадылар,  ботка һәм пироглы чәй белән сыйландылар һәм призлар алдылар.

 «Үз артыңнан җыештырып калдыр» Бөтенроссия акциясе  «Россия экологик операторы»  гавами-хокукый компаниясе тарафыннан «Делай!» хәрәкәте хуплавында оештырылган.  Казанда оештыручылар - ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең бүлекчәсе һәм «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International