Татарстан #БумБатл Бөтенроссия акциясе кысаларында Россиянең топ-10 төбәге арасында

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы макулатурасын җыю буенча  #БумБатл бөтенроссия акциясендә катнаша, ул «Экология»  илкүләм проектын хуплап үткәрелә. Беренче ай нәтиҗәләре буенча төбәктә яшәүчеләр 11,9 тонна макулатура җыйды һәм Татарстан Россиянең топ-10 төбәгенә керде.

Иң актив катнашучылар исемлеген тәкъдим итәбез:

- Саба районы Шәмәрдән «Үсеш» лицее 2800 кг макулатура җыйган

- Азнакай шәһәре 8нче мәктәп– 2090 кг.

- Норлат шәһәре 9нчы мәктәп– 2000 кг.

- Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбе  – 1200 кг.

- Казан дәүләт энергетика университеты – 1039 кг.

-  Саба районы Эзмә урта мәктәбе– 600 кг.

- Норлат районы Кизләү мәктәбе– 190 кг.

- Бөгелмә шәһәренең  Салават күпере 10нчы мәктәбе– 150 кг.

- Бөгелмә районы «Курочка Ряба » прогресс балалар бакчасы – 150 кг.

Акция 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Планетаны чистарак ясарга сезнең дә вакытыгыз бар.

Искәртеп узабыз, узган ел Татарстан Республикасы 66,8 тонна макулатура эшкәртүгә тапшырган һәм макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясендә 11 урын алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International