Казанда Ноксаны чистарту буенча проект-смета документациясен эшләячәкләр

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Казанда тиздән Ноксы елгасы үзәнен һәм аның кушылдыкларын чистарту чараларын үтәүгә проект-смета документациясе эшләнәчәк.  Инженер-геологик тикшеренүләр башкарылачак, экспертиза үтелде.

Исегезгә төшерәбез, экология министры Александр Шадриков тарафыннан сентябрь аенда тәкъдир ителгән Нокса елгасын савыктыру проектын галимнәр белән берлектә экологлар эшли. Ул елгага йогынты ясаучы тискәре факторларны ачыклауга һәм бәяләүгә юнәлдерелгән.

Агымдагы елның июлендә Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты галимнәре белән берлектә, елганы тикшерделәр инде. 21,4 км участокта 25 нокта тикшерелде һәм 91 тискәре йогынты факты ачыкланды-болар-чүплекләр, яр буйларына ирекле керү мөмкинлеген чикләүче ауган агачлар. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР Дәүләт Советы, Россия экологик җәмгыятенең Татарстан бүлеге, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм башка оешмалар вәкилләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә елганың торышына экологик бәя бирелде.

Проект ике этапта гамәлгә ашырылачак. Александр Шадриков Казан Башкарма комитетына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм казанлыларга проектка кушылырга тәкъдим итте.

«Елга озынлыгы 40 км дан артык,  Питрәч районыннан алып Казан территориясе буенча гына да аның озынлыгы — 21,4 км. Бүген без иҗтимагый хәрәкәт инициативасы белән проект-тикшеренү эшләренә чыктык. Проектны уникаль су объектларын саклау кысаларында федераль программага кертергә ниятлибез. Елганың Казан халкын сөендерүен телибез», - диде ведомство башлыгы.

Проект «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектына кертү өчен Россия Табигать министрлыгы тарафыннан хуплана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International