Бу шимбә көнне, 20 майда, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында «Идел көне» экомарафоны узачак. Ел саен Идел көне елга ярларында республиканың иң актив һәм битараф булмаган кешеләрен җыя.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Су объектларын һәм аларның экосистемаларын саклау һәм торгызуның актуаль мәсьәләләре» темасына Россия Федерациясе Дәүләт Думасының парламент тыңлауларында катнашты.
Бу хакта ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский «Эфир» телеканалының «Новое утро» программасында сөйләде.
Казанда тиздән Ноксы елгасы үзәнен һәм аның кушылдыкларын чистарту чараларын үтәүгә проект-смета документациясе эшләнәчәк. Инженер-геологик тикшеренүләр башкарылачак, экспертиза үтелде.
Татарстан Республикасы макулатурасын җыю буенча #БумБатл бөтенроссия акциясендә катнаша, ул «Экология» илкүләм проектын хуплап үткәрелә. Беренче ай нәтиҗәләре буенча төбәктә яшәүчеләр 11,9 тонна макулатура җыйды һәм Татарстан Россиянең топ-10 төбәге арасына керде.
400 катнашучы, 106 команда һәм 305 капчык чүп-чар.
Узган ялларда Изумрудное күлендә «Чиста уеннар» форматында «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды. Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты «Россия суы» акциясе кысаларында узды.
«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгында Бөрсет елгасындагы эш барышын ТР Экология министрлыгының икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов, ТР буенча су ресурслары бүлеге башлыгы Артем Артемьев һәм Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Никифоров бәяләде.
Бүген Казанның Адмиралтейство бистәсендә Идел ярын җыештырырга йөздән артык битараф булмаган кеше килде. Яр буе һәм су асты зонасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе дайверлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, «Чиста булачак» иҗтимагый хәрәкәте активистлары, эре предприятиеләр вәкилләре, волонтерлар һәм республикабызның битараф булмаган барлык кешеләре тәртип урнаштырдылар.
«Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты «Экология» илкүләм проекты кысаларында Кама Тамагында Идел елгасы ярларын һәм Идел төбен чистарту буенча акция узды. Экологик өмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте.
Россиянең премьер-министры Михаил Мишустин Идел елгасының пычрану чыганагын бетерү өчен бюджеттан акча бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Эшләр Татарстанда, Чувашия, Әстерхан, Иваново, Самара, Ульяновск һәм Ярославль өлкәләрендә узачак.