«Россия суы» акциясе кысаларында барыбызны да өмәгә чакырабыз

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Бу шимбә көнне, 20 майда, «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында «Идел көне» экомарафоны узачак. Ел саен Идел көне елга ярларында республиканың иң актив һәм битараф булмаган кешеләрен җыя.

Барыбызны да 20 майда Адмиралтейство бистәсендәге генераль җыештыруга чакырабыз. Акциядә катнашу өчен инвентарь бездән, сездән бары тик яхшы кәеф кенә! Акция 9: 00 сәгатьтә башлана. Җыелу урыны Идел ярындагы палаткалар янында (https://yandex.ru/maps/-/CCUoIETBOC).

Катнашу өчен сылтама буенча 19 майга кадәр алдан теркәлергә кирәк: https://forms.gle/vjgqNjBDKXvUzaDG6. 


Оештыручылар - Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы ярдәме белән Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы 2019 елдан бирле «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнаша. Республика икенче ел рәттән «Экология»  илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Россия суы» ярларны җыештыру буенча Бөтенроссия акциясендә җиңүче була. Узган ел гомуми тырышлык белән 8,5 мең км яр буе территорияләре чистартылган, 34 мең куб.м. чүп-чар җыелган, 300 меңнән артык кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International