Александр Шадриков: «Биш ел эчендә табигатьне саклау чаралары ярдәмендә 2,3 миллион кешенең яшәү шартлары яхшырган»

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Соңгы биш елда, табигатьне саклау чаралары ярдәмендә, Татарстан Республикасында 58 млрд сумнан артык зыян булдырылмаган, 2,3 млн кеше өчен экологик яшәү шартлары яхшыртылган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта экология министры Александр Шадриков сөйләде.

«Барлыгы 850дән артык чара үткәрелгән, 52 млрд сумнан артык акча җибәрелгән, шуларның бюджеттан тыш финанслау күләме 20 млрд сум тәшкил иткән, бюджеттан тыш 32 млрд сумга якын. Биш ел дәвамында Татарстан Идел буе федераль округында предприятиеләрнең табигатьне саклау чараларына инвестицияләргә керткән өлеше буенча лидер булып тора», - дип хәбәр итте ул. Экология министрлыгы башлыгы аңлатканча, «бюджеттан тыш акчала» дип Татарстан предприятиеләре экологиягә керткән сумманы күздә тоталар: «Аерым алганда, кертемнәре 30 млрд сум тәшкил иткән предприятиеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бу бизнесның социаль җаваплылыгының ачык мисалы».

Александр Шадриков сүзләренчә, бюджет финанслау буенча төп проект булып элеккечә «Экология»  илкүләм проекты кала. 4 ел эчендә республиканың 4 төбәк проектын тормышка ашыруга 14 млрд сум юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International